Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

14 январь 2017

14 январь көнне Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә “Китап алам кулыма” дип исемләнгән кичә узды. Кичәдә иң күп китап укучылар игълан ителде. “Иң күп китап укчы балалар” номинациясендә Шәрәфетдинова Әдилә, Гыйләҗева Альбина, Абдрахманов Алмаз билгеләп үтелде. Олылар арасында Сәләхетдинова Миләүшә, Салахова Гөлнур, Бикмуллина Гөлзада билгеләнде. Аларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укыган китаплары буенча фикерләре тыңланды.