"Китапханә-могҗизалар иле!"
27 май- Бөтенроссия китапханәләр көне. Бу уңайдан китапханәдә “Китапханә-могҗизалар иле!” дип исемләнгән библиографик дәрес узды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. башлангыч сыйныфларга китапханә эшчәнлеге турында, китапханәченең көндәлек эш тәртибе турында таныштырып китте. Балалар яңа кайткан китаплар белән танышып , үзләрен дә китапханәче урынына куеп, формуляр тутырып карадылар. Үзләре өчен кызыклы булган сорауларга җавап таптылар. Чара барышында шигырьләр, яңа китаплардан өзекләр укылды, матур, җылы теләкләр яңгырады.