"Без-тәмәкегә каршы!"
31 май Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Бу көнне китапханәдә яшүсмерләр белән “Без- тәмәкегә каршы” дип исемләнгән әңгәмә булды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. тәмәкенең безнең җәмгыятькә кайчан килеп керүе турында, кешенең организмына тәэсире турында чыгыш ясады. Яшүсмерләр бу турыда үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Ахырдан шул исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.