Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Туган як почмагы"на күзәтү

18 май- Халыкара музейлар көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән , мәдәният йортында урнашкан  “Туган як почмагына” күзәтү ясадык. Балаларны татар халкының борынгы йорт әсбаплары белән , эш кораллары белән таныштырдык. Сәкедә чәй эчеп, комганнан су салып та юынып карадылар. Милләтебезнең, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырып тору, аларга хөрмәт уяту максаты булган бу чаралар әледән әле үткәрелеп тора.