Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Сугыш хатын-кыз йөзле түгел

8 май көнне “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...” проектына кушылып, Яңа Чәчкап авылы китапханәсендә балалар белән Шамил Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” китабы белән таныштык.

    Шамил Рәкыйповның әлеге повесте халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын тасвирлауга багышланган. Каһарманлык үрнәкләрен автор бу очракта хатын-кызлардан гына торган төнге бомбардировка авиаполкы сугышчылары мисалында күрсәтә. Балалар белән китапның кызыклы урыннарын укыдык.  Мәгубә Сыртланованың биографиясе белән таныштык, Казанда аның исеме белән аталган урыннарны барладык.