Җиңү кайтавазы мәңгелек
9 май көнне Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан “Җиңү кайтавазы мәңгелек” исеме астында митинг узды. Авылыбызда сугыш ветераннары калмаганга да берничә ел. Тол ветераннар да, сугыш вакытында тылда хезмәт итүче ветераннар да бик сирәк калып бара. Шушындый чараның максаты булып, өлкәннәрнең балаларга үзләренең кичергәннәре белән уртаклашу, балаларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру тора. Илебезнең күге һәрвакыт аяз , тыныч булса иде!