Яңа Чәчкап авылы: ата-баба нигезе" китабын тәкъдир итү кичәсе
Әгәр дә без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безнең үзебезне онытырлар"- дигән Шиһабетдин Мәрҗани. Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз,дигәннәр борынгылар.Шул вакытта гына кеше туган иленең,туган төбәгенең,туган йортының,үз халкының чыгышын белә.Без һәрвакыт үткәнебез,кайсы тамырдан булуыбыз белән кызыксынып торырга тиеш.Кем без,нәселебез кая барып тоташа?
Бүген мәдәният йортында чын бәйрәм - "Яңа Чәчкап авылы: Ата- баба нигезе" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Нурулла Бикмуллин эшен дәвам итеп Нәгыймуллина Мөния (урыны җәннәттә булсын) , Рәис абый, Гөлнирә апа авылдашларына чын зур хәзинә бүләк иттеләр. Бу китапның һәрбер бите саен бер нигез турында мәгълүмат тупланган : авылыбызның берничә буынлык шәҗәрәсе. Бу билгеле бик күп вакыт, түземлек таләп иткәндер. Шулай да китап кулыбызда. Без моңа бик рәхмәтле. Шулай ук китапны бастырырга ярдәм итүче, бүгенге бәйрәмгә кайткан, Камил хәзрәт Бикчәнтәевка да, мәчет картларына да бик күп рәхмәтләребез ирешсә иде. Нурулла абыйның 2000 елда чыккан " Туган туфрак җылысы" дигән китабы һәр йортта сакланган кебек, бүгенге "Яңа Чәчкап авылы: ата-баба нигезе" китабы да гаилә белән укырлык, тарихыбызны барларлык кадерле китап булып урын алыр дигән теләктә калабыз.