Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек" мәгълүмат сәгате

15 февраль- Сугышчы- интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.Бу истәлекле көн совет гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән чыгарылуы, сугыштан кайтмаган әфганчы-сугышчыларның батырлыгы, шулай ук сугышчан хәрәкәтләр чорында илебездән читтә хезмәт иткән ватандашларыбызны хәтерләрдә яңарту белән бәйле.
  Бүген бу уңайдан китапханәдә мәгълүмат сәгате узды.
Балалар Әфганстанда, Чечняда хезмәт иткән  авылдашларыбыз турында тыңладылар. Шулай ук кемнәргә интернационалист сугышчы дип әйткәннәрен, илебездән читтә булган сугышлар турында мәгълүмат алдылар.