Гамил Гали улы Заёретдиновны искә алу
2002 елның 4 феврале Буа районы тарихына "кара" хәрефләр белән язылды. Тыныч тормышта, бер яктан да куркыныч, хәвеф янамаганда без бер мизгелдә асыл егетләребезне мәңгегә югалттык. Ульяновск хәрби частеннан качкан кораллы дезертирлар юлына аркылы басып, үз гомерләре бәрабәренә якташлары иминлеген бозарга ирек бирмәгән һәм хезмәт бурычын ахыргача үтәгән батыр егетләребезне онытырга безнең хакыбыз юк! Әлеге хатирә буыннан- буынга, йөрәктән- йөрәккә күчсен иде. Кече сержант Хәйруллин Илнур Мәүлет улы, кече лейтенант Абдрахманов Шамил Садри улы, милиция капитаны Шәрәфетдинов Рәшит Фәрит улы, лейтенант Шәйдуллин Азат Хәмит улы, капитан Заһертдинов Гамил Гали улы, милициянең штаттан тыш хезмәткәрләре Сергей Шурбин, Олег Сайкин...
Гамил Гали улы Заһертдинов 1965 елның 4 декабрендә Буа районының Әхмәт авылында туган. Һәр сүзен салмак кына, үлчәп кенә сөйләүче, һәрвакыт туганнарына, дусларына ярдәм итүче, хезмәтен яратып, гадел башкаручы якташыбызны юксынабыз.