12 декабрь- Россия Конституциясе көне
12 декабрь- Россия Конституциясе көне уңаеннан мәдәният йортында китапханә белән берлектә викторина үткәрелде. Китапханәче Саттарова Ф.Г. бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлатты, Россия Федерациясенең Төп Законы- Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз, 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр турында мәгълүмат бирде.