"Әниемнең җылы кочагы"
4 март көнне, авыл китапханәсе, Бөтендөнья кычкырып уку акциясе кысаларында, балалар бакчасында “Әниемнең җылы кочагы” темасына кычкырып уку үткәрде .
Уку өчен С.Сәүбәнованың “Фил малае Зурколак”,Р.Мингалимнең “Өч үрдәк”, Р.Шәехованың “Серле сораулар”, А.Хәлимнең “Тал баласы Талхаветдин”, Иван Винокуровның “Подарок маме” китаплары файдаланылды. Чара ахырында балалар үзләренең әниләр турындагы шигырьләрен сөйләделәр.