Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Тыл ветераннарын котлау

     3 март көнне, Яңа Чәчкап урта мәктәбендә, тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Бу чарадан авыл китапханәсе дә читтә калмады. Китапханәче Саттарова Ф.Г."Җиңү кайтавазы мәңгелек!” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Мәдәни чарага килә алмаучы ветераннарның өйләренә барып котлау өчен балалар белән шигырьләр әзерләде.