Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Табигать - уртак йортыбыз

Туган тел атналыгы кысаларында авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә “Табигать-уртак йортыбыз” дип аталган викторина уздырды. Китапханәче  Саттарова Ф.Г. балаларга экология фәне турында аңлатып узды.

   Әби-бабаларыбыз әле укый –яза белмәгән вакытта ук, табигать телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә табигать серләрен ачыклый алган. Бу белемнәр буыннан- буынга мирас итеп калып барган. Олылыр, балага исендә калсын өчен, табигать турында мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр, сынамышлар аша аңлатканнар. Болар барысы да викторина сораулары итеп бирелгән иде.  Дөрес җавап бирүчеләргә яфраклар бирелде. Ахырдан шулар буенча бәйгегә йомгак ясалды. Китапханәгә килүче “Көмеш кыңгырау” гәҗитенә күзәтү ясалды.