Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Тыл ветераннары белән очрашу

     6 февральдә мәдәният йортында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы белән берлектә тыл ветераны Сабирова Наиләнең өендә булдык. Оешмада йөрүчеләр үзләренең яшь чактагы җырларын җырлап, истәлекләрен барлап кул эшләрен эшләделәр. Районнан килгән “Байрак” гәҗите, “Буа дулкыннары”  журналистларына, сугыш чоры балалары булган, Сабирова Наилә, Шигапова Василә, Ахметшина Галиябану апалар әтисез үскән балачаклары турында сөйләп киттеләр. Соңыннан мул табын артында чәй эчү оештырылды.