“Рәхмәтемнең иң олысы- Сиңа булсын, Укытучым!”
5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан мәдәният йорты, китапханә белән берлектә мәктәптә узган әдәби-музыкаль кичәдә катнаштык. Балалар белән шигырьләр, җырлар әзерләдек. Кичәгә олы яшьтәге укытучылар да чакырылган иде.