Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы

15нче ноябрь көнне башкалабыз Казанда "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып узды.Чара Казан Универсиада авылы, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең "Академия" концертлар залында узды. Тантанада Буа районыннан 3 авыл китапханәчесе катнаштылар. Шулар арасында Яңа Чәчкап авылы китапханәчесе Саттарова Ф.Г.да бар иде .