"Тукай безнең йөрәкләрдә!"
25 апрель көнне Яңа Тинчәле авылы китапханәсендэ татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайны искә алу көне уңаеннан "Тукай-безнең йөрәкләрдә"темасы астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә балалар бакчасыннан балалар катнашты. Китапханәче Әбҗәлилова Гөлгенә балаларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырды.Аннан соң балалар “Әкиятләр дөньясында” , “Г. Тукай- балалар язучысы” дигән тукталышларда кунак булдылар. Алар Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп тә, сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Кичәбезне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.