Ново-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 24

"Бар җырымны илгә багышладым"

"Бар җырымны илгә багышладым"

Бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан,15- нчы февраль көнне, Яңа Тинчәле авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә, "Бар җырымны илгә багышладым" исеме астында әдәби кичә үткәрелде. Чарада 6-7 нче сыйныф укучылары катнашты.Алар Муса Җәлилнең биографиясе, иҗаты белән таныштырдылар. Фронттан өенә язган хатларын һәм "Сандугач һәм чишмә", "Вәхшәт", "Кызыл ромашка" кебек шигырьләрен кычкырып укыдылар.