Ново-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 24

“Рус әдәбиятенә нигез салучы”

Яңа Тинчәле авыл китапханәсендә А.С.Пушкиннның туган көне билгеләп үтелде. Быел китапханәдә Пушкин көне “Рус әдәбиятенә нигез салучы”исеме астында “Рус шигърияте кояшы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтүләр белән башланып китте. Китапханәче презентация күрсәтеп А.С.Пушкинның кыскача биграфиясе һәм дә иҗаты турында сөйләде. Пушкинның иң танылган әсәрләре буенча викторина үткәрелде. Кичә ахырында сүз китап укучыларына бирелде. Һәркем үз фикерен әйтте, Пушкинның яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр.һәм үзләренең яраткан әкиятләреннән рәсемнәр тәкъдим иттеләр.