«Җәй, китап, мин – дуслар!»
Җәй белән бергә иң озын җәйге каникул да башланды. Шул уңайдан Яңа Тинчәле авыл китапханәсендә «Җәй, китап, мин – дуслар!» исемле акция башланып китте. 5 июнь көнне “Яңа китаплар” дип аталган библиографик дәрес үткәрелде. Китап укучылар зур кызыксыну белән китаплар белән таныштылар.