“Күңелемдә шигъри наз” әдәби музыйкаль кичә
26 май көнне китапханәдә "Күңелемдә шигъри наз" дигән темада әдәби музыйкаль кичә үткәрдек. Һәр авылның үзенең җирле шагыйрәләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларыбыз туган авылыбызда туып үскән җирле шагыйрәләр иҗатын белергә тиеш .Шушы уңайдан төрле кичәләр оештырабыз.Бүген бездә кунакта туган авылыбызның җирле шагыйрәләре Зәүҗия апа Төхфатуллова белән Айгел Хасановалар иде. Алар яңа шигырьләрен укыдылар.Шигырьләренә аңлатма бирделәр. Аннан соң Зәүҗия апа кичәне улы Наил Төхфатулловның шигырьләре белән дәвам итте.
Соңыннан кичәне Наил Төхфатулловның “Тинчәле” җыры белән тәмамладык.