Ново-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 24

“Китап килә сезнең өйгә” “Иң өлкән китап укучы”

24нче  май көнне Яңа Тинчәле авыл китапханәчесе , китаплар, газета-журналлар укырга теләге булып та китапханәгә килә алмаган Әклимә  апа Шәрип кызының өйләренә китап илтүне оештырылды.Китапханәче аңа яңа китап бүләк итте.

Ул китапханәдә иң өлкән һәм иң күп китап укучы аңа 87 яшь . Әклимә  апа китапханәгә кайткан яңа китапларны, газеталарны һәрберсен укып бара. Аларны көтеп ала газеталарның һәрбер санын укып бара.

Эчке халәтне нормада тоту өчен рухи дөньяңны әдәби, дини китаплар, газета-журналлар укып, баетып, җаныңны гел дәвалап  торырга кирәк. Җанына дәва җитмәсә, кеше рухи төшенкелеккә бирелә. Юкка гына: “Кояш чыкса, табигать яңара, китап укысаң, күңел агара,“- дип әйтмиләр ди Әклимә  апа.