"Китап укып үсәбез"
22 май көнне, Яңа Тинчәле авылы китапханәсендә "Китап укып үсәбез" дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде.
Чарага "Яшьлек"балалар бакчасына йөрүче балалар килде. Чара барышында китапханә мөдире балаларны китапханә белән якыннан таныштырды, китапларга күзәтү ясады, китап укуның файдасы турында сөйләде. Китапханәче балаларга китапка багышланган шигырьләрне кычкырып укыды. Ә балалар үзләре дә китап турындагы белгән шигырьләрен сөйләделәр ,табышмакларга җавап бирделәр.
Алар бик кызыксынып рәсемле китаплар карадылар. “Сөйкемле шүрәле“ күргәзмәсе янында аеруча озак булдылар. Биредәге кулдан ясалган һәр уенчыкны тотып карадылар. Балалар өчен мондый чаралар еш үтә бездә. Максатыбыз – аларны китапка, китапханәгә җәлеп итү. "Без тагын киләбез,Әни белән дә киләбез,әле"-дип вәгъдә биреп,сөенешеп кайтып киттеләр.