Ново-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 24

“Тормыш яме гаиләдә”

 Гаилә бәйрәме унаеннан китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре,авыл җирлеге башлыгы белән берлектә алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне котлауларны дәвам итәбез.Фәйрүзә һәм Шамил Мадышевлар гаиләсе. Фәйрүзә ханым белән Шамил әфәнде Мадышевларга сокланмаган кеше юктыр. Әйе, 50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар. Әмма бу гаиләгә карап, биредә тынычлык хөкем сөрүен, бер-берсенә юл биреп яшәгәнлекләрен аңларга була. Күпме сөенечләр кичердегез, күпме күңелсезлек, утлар йоттыгыз. Шул чакта да матур булды гаилә дигән парлы йортыгыз.Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп, 18275 көн гомер кичердегез.Еллар авыр дип тормагансыз, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, мәхәббәтле биш бала үстергәнсез. Аларның игелен күреп, саулык, җан тынычлыгы белән тагы да озак яшәргә язсын сезгә!

           Юбилярлар да бик актив булдылар үзләренең гаилә тарихлары белән таныштырдылар ,гаиләдәге  кызыклы хәлләрне сөйләп уздылар. Аларга матур сүзләр,җырлар бүләк иттек.Бүләкләр тапшырдык. Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Мадышевлар  гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

 Яшь буынның һәр вәкиле өчен үрнәк булырлык тормыш бу!