Иң күп китап укучы гаилә
Иң күп китап укучы гаиләләребез алтын туйларын бәйрәм итәләр шуларны искә алып авыл советы җитәкчесе ,китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре өйләренә барып котладык. Кеше тормышын агымсуга тиңлиләр. Агымсулардай тиз уалучан гомерне парлашып, бер-береңә терәк булып, кадерен белеп яшәсәң, томыш матур була. Ходай сәламәтлек биреп, иңгә-иң гомер итүнең 50 еллыгын билгеләп, алтын туй итүчеләр һәръяклап хөрмәткә, соклануга лаек.
Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Яңа Тинчәле авылында яшәүче Лотфуллиналар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.
Вакытның узганы сизелмәде дә – 50 ел 50 көн кебек үткән дә киткән. Аллага шөкер, тигез булдык, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы-тәүфыйклы балаларыбызны улыбызны ,ике кызыбызны үстердек. Гомеребез буе мәктәптә укытучы булып эшләдек. Ходай гомерне биреп, яшәсәк иде әле. Тормышлар бик яхшы, бик рәхәт бит хәзер, – диләр алар.
Наиля ханым белән Камил әфәнде Лотфуллиннарга сокланмаган кеше юктыр. Әйе, 50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар. Әмма бу гаиләгә карап, биредә тынычлык хөкем сөрүен, бер-берсенә юл биреп яшәгәнлекләрен аңларга була.
Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Лотфуллиннар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.
Яшь буынның һәр вәкиле өчен үрнәк булырлык тормыш бу!