Ново-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 24

Игенче язгы сынау алдында

15нче май көнне  Яңа Тинчәле авылы китапханәчесе   мәдәният хезмәткәрләре Яңа Тинчәле һәм Яңа Чынлы, авылларын берләштергән "ИДЕЛКӘЙ" агитбригадасы белән берлектә иген чәчүче механизаторлар янында булдык. Агитбригада членнары аларга җылы сүзләр, матур шигырьләр, җырлар бүләк итте һәм исәнлек-саулык, алдагы көннәрендә зур уңышларга ирешүләрен теләделәр.Ә китапханәче республика һәм район яңалыклары белән таныштырды.