Ново-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 24

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ИСӘН КАЛГАННАР! ХӘТЕРДӘ СЕЗ, ҺӘЛАК БУЛГАННАР!

 9 май көнне Яңа Тинчәле авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп, яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг уздырылды.

Авылыбызда Җиңү көнен бәйрәм итәргә балалар да, өлкәннәр дә бик ныклап әзерләнде. Җирле җитәкчеләр Ветераннарыбызны (сыгыш ветераннары,тыл ветераннары,сугыш чоры балалары да чакырулы иде) котлап бәйрәмне ачып җибәрделәр.  Бәйрәм укучылар һәм өлкәннәр бергә әзерләгән бәйрәм концерты белән дәвам итте
      Соңыннан, сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары  өчен мәдәният йортында чәй табыны янында бәйрәм оештырылды.  Бәйрәмгә килүчеләрне коймак һәм чәй белән сыйладык.