"КЕЧКЕНӘ АВЫЛНЫҢ ЗУР ЙОЛДЫЗЫ"авылдашыбыз ,балалар язучысы Йолдыз Шараповага багышланган кичә
21 апрельдә авылыбызда олы вакыйга Йолдыз Шәрәпованың юбилей кичәсе булды.Бу олуг бәйрәм авылдашыбыз А.Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпова хөрмәтенә хәзерләнгән иде.
Сәхнәдә проектор аша авылыбыз куренеше,Йолдыз Шәрәпованың төрле елларда очрашулар вакытында төшкән фотолары, вакыйгалар күрсәтелде. Кичәне китапханәче Әбҗәлилова Гөлгенә оештырды.
Бәйрәмгә Казан шәһәреннән Йолдыз Шәрәпованың каләмдәшләре,танылган язучылар:Нәҗибә Сафина,Фарсель Зиятдинов, Ринат Нуруллин, Марат Кәбировлар кайтты..
Кичә халкыбызның изге гимнына әйләнгән “Туган тел “җыры белән тәмамланды.