Ново-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 24

"Балалар күңленә юл "

Татар драматургы, балалар шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбанга 1 январьда  65 яшь тулды. Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Үзенең эчкерсез, мавыктыргыч шигырьләре аша ул балаларга әйләнә тирә дөньяны аңлаешлы итеп күрсәтергә өйрәтә. Яна Тинчэле  авыл китапханәсендә язучының юбилеена багышлап       "Балалар күңленә юл " дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Бу кургэзмэдэн балалар аның тормыш юлы, иҗаты белән таныша алалар. Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән уңышлы шигырьләре тупланган “Алмалы төн”, "Рафис Корбан шигырьләре", «Куда уходит ночь» исемле иң күләмле җыентыклары балаларга тәкъдим ителде һәм шигырьләрен кычкырып уку оештырылды.