“Якты эз” китабы буенча китап укучылар конференциясе
15 март көнне китапханәдә “Якты эз” китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде.
“Якты эз” китабын язучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Мөнир Әһлиуллин язган. Бу китап “ Бөек Ватан сугышында бер аягын югалтып кайткан, авылыбызда 18 ел колхоз рәисе булып эшләгән Шәүкәт Гариф улы Хәсәновның якты истәлегенә багышлана.
Китапның беренче өлешендә аның чордашлары Шәукәт Хасанов турында истәлекләре белән уртаклашалар. Хезмәттәге уңышлары өчен Шәүкәт абый Хасанов ул чорда илнең олы бүләгенә- Ленин орденына лаек булган кеше ул.