Ново-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 24

Әдәбиятыбызның ак йөзе: Шәйхи Маннурның тууына – 115 ел

Татар әдәбиятенең күренекле вәкилләренең берсе- шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Ш.Маннурның тууына115 ел. Ш.Маннур әдәбиятта барлык жанрларда да диярлек үзенең каләмен сынап караган язучы, ул кырыктан артык китап авторы. 16 гыйнвар  көнне Яңа Тинчәле авылы китапханәсендә аның тормыш юлына һәм иҗатына багышлап "Утлар-сулар кичтек без"... дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә балалар өчен язылган шигырьләр, проза әсәрләре, аның шигырьләренә язылган җырлар, сугыш чоры поэзиясен үз эченә алган "Давылларда сыгылмас гөлләр" папкасы, "Мәйдан" журналында басылган язучы турындагы истәлекләр урын алды. Күргәзмә төрле катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.