«Мин балачак илендэ калам»
Балаларның яраткан язучысы Р.Бәшәргә 7нче октябрь көнне 70 яшь тулды.Шул уңайдан, китапханәдә язучының тормышы һәм иҗатына багышланган чара үтте. Анда 4-6 нчы сыйныф укучылары чакырылган иде.Укучылар Р.Бәшәрнең китапларыннан тезелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Аннан язучының кыскача биографиясе турында мәгълүмат алдылар.Р.Бәшәрнең “Былбыл оясы” исемле китабыннан өзекләр, “Сандугачлы бишек”, “Ай кызының зәңгәр чиләге” китапларыннан шигырьләрне кычкырып укыдылар.