“Рухи матурлык җырчысы”
1 март көнне, Татарстанның халык язучысы, күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды.
Кичэгэ мәктәп укучылары чакырылган иде. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып үткәннән соң, укучыларга Әмирхан Еникинең “Без дә солдатлар идек” повестеннән һәм “Туган туфрак” хикәясеннән өзекләр укылды.
Кичә ахырында Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән викторина үткәрелде. Иң күп җавап бирүче укуыларга бүләккә китаплар тапшырылды.