Ново-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 24

«Сөмбеләне кем белә?»

22 сентябрь көнне китапханәче мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә «Сөмбеләне кем белә?» дип исемләнгән көзге бәйрәм үткәрделәр. Сөмбелә – уңыш бәйрәме. Аны көзге көн белән төн тигезләшкән көндә билгеләп үтәләр. Элек-электэн уңышны  җыеп алган чорларда, көзге чәчү эшләре төгәлләнгәч, кешеләр бу бәйрәмне оештырганнар. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә исемле кыз булган. Бәйрәмдә җырлар, шигырьләр, табышмаклар, төрле уеннар – барысы да булды.Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр өләшенде. «Сөмбелә» бәйрәме  балаларга бик ошады