"Җәлил һәм җәлилчеләр" темасына тарихи сәгать
25август-Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан Яңа Тинчәле авылы китапханәсендә "Җәлил һәм җәлилчеләр" темасына тарихи сәгать үткәрелде. Максат итеп укучыларда тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды. Китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр булган төрмәләр, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнарның язмышлары турында сөйләп китте. Укучылар М.Җәлилнең Моабит дәфтәреннән үзләре өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр.