Хәтер һәм кайгы көненә багышланган кичә - "Онытырга хакыбыз юк"
22 июнь көнне Түбән Наратбаш авылы мәктәбендә китапханә, мәдәният йорты белән берлектә "Онытырга хакыбыз юк" исемле, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган, кичә үткәрде. Иң өлек балалар шул темага рәсем ясадылар. Аннары тарих битләре буенча уздык һәм һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны, кайтып вафат булучыларны искә алып уздык.