Ад.Тулумбаевская сельская библиотека - филиал № 2
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-2/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422404 РТ, Буинский р-н, с.Ад.Тулумбаево, ул.Советская, д.19

“Әбиемнең күңел сандыгы” - фольклор

23 октябрь көнне китапханә каршысында эшләп килүче, әдәбият һәм сәнгать сөючеләр “Сылукай” клубы, мәктәп балалары белән берлектә - “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән милли йолалар турында фольклор үткәрде.

Максат: яшьләрне милли рухта тәрбияләү, үткәннәрне онытмаска, ихтирам итәргә өйрәтү, уйлау,  фикерләү сәләтләрен үстерү, милли бәйрәм һәм  йолаларны белүләренә ирешү.

                Бәйрәмдә катнашты башлангыч сыйныф укучылары. Әби ролен укытучы Эльвира Владимировна башкарды. Әби яшьләргә милли бизәкләр, чигешләр турында сойлий һәм “Аулак ойләр” ничек  матур итеп үткәргәннәре турында сөйлий һәм  алар бергәләшеп шул бәйрәмне уздырырга булалар.Гармунда җырлашып егетләр килә. Күрше авылларданда кунаклар җыела(Эбиләр, бабайлар, кызлар, балалар). Бәйрәм барышында һәркем үзенең хөнәрен күрсәтә – җырлый, бии, мөнәҗәт әйтә, гармунда уйный.  Бергә -“Түгәрәк” уены, “Кулъяулык” уены, “Капчыктагы әйбер” уеннары уйнады, кара-каршы “Такмаклар” җырладылар.