“Ил күэте - икмәктә!”- күчмә китапханә ындыр табагында
29 июль көнне Адав-Толымбай авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ил күэте - икмәктә!” дип исемләнгән агитбригада чыгышы белән ындыр табагында чыгыш ясады. « Икмәк – кеше өчен иң кыймәтле хәзинә» исемле тәрбия сәгате үткәрде Китапханәче Каримова А.Р.. Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, бик күп ризыклар икмәктән башлана. Ул кеше өчен иң зур ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп күәте дип тә санала. Мул уңыш алу – безнең авыл халкының тырыш хезмәте. Алар иртә яздан кара көзгәчә кырда, ындыр табакларында хезмәт куялар дип әйтеп китте китапханәче Каримова. Сылукайлар үзләренең чыгышы белән эшләп арган күңелләргә дәрт өстәделәр. Шул уңайдан китапханәче Каримова А.Р. барлык хезмәт ияләрен көн яңалыклары, яңа китаплар белән таныштырды. Озын гомер, матур тормыш, якты киләчәк, нык сәламәтлек теләде.