Ад.Тулумбаевская сельская библиотека - филиал № 2
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-2/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422404 РТ, Буинский р-н, с.Ад.Тулумбаево, ул.Советская, д.19

2016 нчы елның 16 нчы февралендә Адав- Толымбай авылы китапханәсендә каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлилнең (Җәлиловның) тууына 110 ел тулугп карата - “Җәлил эзләре буйлап” исемле әдәби сәгать үтте.

2016 нчы елның 16 нчы февралендә Адав- Толымбай авылы китапханәсендә каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлилнең (Җәлиловның) тууына 110 ел тулугп карата - “Җәлил эзләре буйлап” исемле әдәби сәгать үтте. Китапханәдә “Моңлы бер җыр” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Җәлилнең иҗатына багышлап, “Синең каршыңда башым иям дигән темага чыгыш ясады . Оештырылган күргәзмә стендлар янында укучылар өчен сәяхәт оештырылды. Шуннан соң әдәби сәгатебез шагыйрь сүзләренә язылган җырларны тыңлау һәм балалар җырлавы белән дәвам итте. Җәлил әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән видеоролик каралды. 6 нчы сыйныф укучысы Җаббарова Вәсилә Муса Җәлилнең “Соңгы җыр” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. 2 нче сыйныф укучысы Галиуллина Рәзинә белән 4 нче сыйныф укучысы Хәйбуллина Әдилә кичәдә җиңү яулап, район китапханәсендә чыгыш ясарга тәкъдим ителделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы В. Х. Кутдусова М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре буенча викторина оештырды.