“Туган якка солдат сәламе” әдәби – музыкаль кичә
22 нче февраль көнне Адав-Толымбай авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты белән белектә “Туган якка солдат сәламе” исеме астында әдәби – музыкаль кичә үтте. Әлеге чара Россия армия сафларында хезмәт итүче кыю егетләребезгә багышланды. Армия сафларына озатып, алардан һәркөн түземсезлек белән хат көтүче әти әниләр, туганнары чакырылды. Алып баручыларыбыз бүгенге көндә хезмәт итүчеләр белән таныштырды. Алар: 2 егетебез Заббаров Хәйдәр Марат улы, Николаев Денис Валерьевич; 1 егетебез - Мухтаров Динар Дамир улы хәрбиләр әзерләү институтында белем ала; тагын 2 егетебез Мулюков Нияз Фәяз улы һәм Камалетдинов Ильмир Илдар улы төрле өлкәләрдән килгән яшь солдатлар белән идарә итәләр.
Бәйрәм барышында һәрбер ата-анага сүз бирелде, алар улларының Армия сафларында ничек хезмәт итүләре турында кыскача сөйләделәр. Видео проектордан солдатларның төрле елларда – балачагында, үсмерчак, хезмәт иткән чорларда төшерелгән фотосурәтләрдән төзелгән презентация күрсәтелде. Кичәбез җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.