Ад.Тулумбаевская сельская библиотека - филиал № 2
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-2/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422404 РТ, Буинский р-н, с.Ад.Тулумбаево, ул.Советская, д.19

“Туган телем ил гизә” - тематик кичә

21 нче февраль көнне Адав – Толымбай авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә карата “Туган телем ил гизә” исемле тематик кичә үтте. Кичәнең беренче бүлеген китапханәче Каримова Алсу балаларны Туган тел көне тарихы белән таныштырды һәм табышмаклар уены үткәрде. Кичәбезнең икенче өлеше мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә дәвам итте.“Әллүки” көе белән башланып китте. 8нче сыйныф укучысы Заббарова Вәсилә Габдулла Тукайның “Туган тел” шигерен сөйләде һәм авылдашыбыз, гармунчы  Гиззатуллин Ленар абый татар халык көйләрен башкарды. Кызлар “Әпипә” биюен бик оста итеп биеделәр, Зөһрә Ибрагимова, Ильзира Насертдинова, Фирдүс Кутдусов үзләренең яраткан җырларын башкардылар.