“Зур язучы, зур шагыйрь, фикер иясе” - Фәнис Яруллин иҗыты буенча фикер алышу сәгате
8 февраль көнне Адав- Толымбай авылы китапханәсендә авылыбызның шагыйрәсе һәм китапханәбезнең яраткан китап укучысы Мулюкова Гөлсинә апа белән “Зур язучы, зур шагыйрь, фикер иясе” - Фәнис Яруллин иҗыты буенча фикер алышу сәгате үтте. Ф. Яруллинның шигырьләрендә тормыш, сөючәнлек, оптимизм – иң калку сыйфатлар. Шигырь җыентыкларының төп темалары туган як, аның табигате , табигый байлыклары, шул җирнең бизәкләре, киң күңелле, ягымлы кешеләре, Ватан турында уйланулар , бүгенгенең көчле адымнары, шәhәр hәм авылда hәр көн булып торган үзгәрешләр хакында.