“Фәнис Яруллин: тормыш һәм иҗат батырлыгы” - әдәби сәгать
9 февраль көнне Адав- Толымбай авылы китапханәсе һәм урта мәктәп белән берлектә халык шагыйре Фәнис Яруллинга 80 ел тулуына карата - “Фәнис Яруллин: тормыш һәм иҗат батырлыгы” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Әлеге чара югары сыйныф укучылары белән узды. Укучылар язучының иҗаты, тормыш юлы һәм китаплары белән танышты. Ф. Яруллин әсәрләрендә тел төгәллеге, ачыклык, кыскалык, чагыштыруларның, образларның җыйнак hәм төгәл булуы - аеруча күзгә күренеп торган сыйфатлар. Ф.Яруллинның бөтен иҗат гомерен еллар буена сузылган тоташ батырлык, фидакарьлек үрнәге дип атарга була.