“Әниемнең җылы кочагы”
24 ноябрь көнне Адав- Толымбай авылы китапханәсе белән мәдәният йорты белән берлектә халыкара әниләр көненә карата “Әниемнең җылы кочагы” исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Бәйрәмебезне башлап җибәрде “Әнкәйләргә мәдхия” исемле чыгыш белән китапханәче А.Р.Каримова. Китапханәбезнең каршысында эшләп килүче әдәбият һәм сәнгать сөючеләр “Сылукай” клубы тамашачыларга үзләре иҗат иткән һәм яраткан шигырьләрен сөйләде. Кичәбез җыр – бию белән үрелеп барды.