“Авыл тарихыннан” , “Ачык сандык” исемле күргәзмәләр
Китапханә туган якны өйрәнү һәм милли юнәлешне пропагандалау эшенә зур игьтибар бирә. Туган якка багышланган почмагыбыз даими яңартылып тора. “Авыл тарихыннан” , “Ачык сандык” исемле күргәзмәләре эшли.
Туган як почмагында авылыбыз халкы иҗаты – бәетләр, мөнәҗәтләр, авыл халкының яратып җырлый торган җырлары саклана. “Ачык сандык” исемле күргәзмәсендә авыл халкының кул эшләре куелган.