Язучы Зифа Кадырова белән очрашу кичәсе “Бер күрешү – үзе бер гомер”
10нчы сентябрь көнне яратып укыган китаплар авторы Зифа Кадырова һәм Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Әлфия Шәмсетдинова белән “Бер күрешү – үзе бер гомер” исемле очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашу гомере буе күңелендә матурлык йөрткән, акыл һәм тәҗрибә туплаганнан соң гына шул матурлыкны ак кәгазь битләренә күчереп, башкаларга бүләк итә башлаган каләм иясе Зифа Кадырованың тормыш юлы һәм иҗаты белән танышудан башланып китте. Аннары кыска гына вакыт аралыгында “Сагынырсың – мин булмам”, “Көтеп узган гомер”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайда?” һәм башка китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа Кадыровага сүз бирелде. Китап укучыларыбыз белән һәрбер китапка аерым тукталып фикерләр алышу үткәрелде. Мәктәп укучылары, очрашуга килгән авылдашларыбыз үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар алдылар. Мәскәү кунагыбыз Әлфия апа Шәмсетдинова да үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Очрашу музыкаль сәхифә белән үрелеп барды.