Ад.Тулумбаевская сельская библиотека - филиал № 2
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-2/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422404 РТ, Буинский р-н, с.Ад.Тулумбаево, ул.Советская, д.19

“Туган якка солдат сәламе” исемле әдәби-музыкаль кичә

Адав-Толымбай авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Туган якка солдат сәламе” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Әлеге чара Россия армия сафларында , мобилизованным СВОда хезмәт итүче кыю егетләребезгә багышланды. Армия сафларына озатып, алардан һәркөн түземсезлек белән хат көтүче әти-әниләр, туганнары чакырылды. Алып баручыларыбыз бүгенге көндә хезмәт итүчеләр белән таныштырды. Алар: Николаев Максим Валерьевич. Бүгенге көндә 7 егетебез СВОда: Николай Безруков, Рафаэлҗ Хуснуллин, Марс Якупов, Вениамин Николаев, Виктор Михайлов, Илҗхам Рахимов, Алексей Муңиков. Тагын 5 егетебез: Мулюков Нияз Фәяз улы, Камалетдинов Эльмир Илдар улы, Шарипов Әлфис Алмаз улы, Мухтаров Динар Дамир улы һәм Каюмов Рамл Равиль улы төрле өлкәләрдән килгән яшь солдатлар белән идарә итәләр.

         Бәйрәм барышында һәрбер ата-анага сүз бирелде, алар улларының Армия сафларында ничек хезмәт итүләре турында кыскача сөйләделәр. Видео проектордан солдатларның төрле елларда – балачагында, үсмерчак, хезмәт иткән чорларда төшерелгән фотосурәтләрдән төзелгән презентация күрсәтелде. Кичәбез җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.