“Ил күэте - икмәктә!”
24 август көнне китапханә каршысында эшләп килүче «Сылукай» клубы агзалары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Ил күэте - икмәктә!” дип исемләнгән агитбригада чыгышы белән ындыр табагында чыгыш ясады. « Икмәк – кеше өчен иң кыймәтле хәзинә» исемле тәрбия сәгате үткәрде Китапханәче Каримова А.Р.. Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, бик күп ризыклар икмәктән башлана. Ул кеше өчен иң зур ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп күәте дип тә санала. Мул уңыш алу – безнең авыл халкының тырыш хезмәте. Алар иртә яздан кара көзгәчә кырда, ындыр табакларында хезмәт куялар дип әйтеп китте китапханәче Каримова. Сылукайлар үзләренең чыгышы белән эшләп арган күңелләргә дәрт өстәделәр. Шул уңайдан китапханәче Каримова А.Р. барлык хезмәт ияләрен көн яңалыклары белән таныштырды. Озын гомер, матур тормыш, якты киләчәк, нык сәламәтлек теләде.