Ад.Тулумбаевская сельская библиотека - филиал № 2
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-2/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422404 РТ, Буинский р-н, с.Ад.Тулумбаево, ул.Советская, д.19

“Кошлар тавышы бердә тынмасын!”- әдәби сәгать бөтендөнья кошларны саклау көне

               1 апрель көнне Кошларны саклау көненә “Кошлар тавышы бердә тынмасын!”- дип исемләнгән әдәби сәгате үтте. Кичәне Китапханәче А.Каримова ачып җибәрде. Кошларның кеше тормышындагы роле турындагы доклад белән Вәсилә Заббарова чыгыш ясады. Аннары экология түгәрәгенә йөрүче укучылар көче белән хәзерләнгән әдәби – музыкаль тәнәфес булды. Дәвам итте – викторина. Магнитофон тасмасыннан ишетелгән кошларның тавышын тыңлау, аларны аера белү кичәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә дә алар викторинада бик теләп катнаштылар, бик күп очколар җыеп, алдынгы урыннарны да бүлештеләр. Беренчелекне Аделя Хайбуллина, Илсинә Насертдинова, Алия Мингалиева икенче урынны Ильнара Мугаллямова, Сирин Миңнегалиев, Инсаф Каримов  алдылар. Өченче урынга исә Динә Вилданова,  Салават Саттаров булдылар. Нәфисә Заббарова, Алина Сафина башкарган җырлар бу  кичәгә ямь өстенә ямь өстәделәр. Кичәбезнең ахырында китапханәче кошлар турында китаплар белән таныштырды Һәм аларны укучыларга тәгъдим итте.  Ул табигатьнең – яз көннәрендә тирә – юнебез көннән – көн туган якларын сагынып кайткан канатлы дусларыбыз җырына күмелә бара. Алар да, безнең кебек, Татарстан дигән хөр мәмләкәттә үзләрен шатланып каршы алучы сездәгедәй дусларының күп булуын күреп сөенсен иде. Кошчык – кошкайларыбызны саклыйк, алар өчен оялар күбрәк ясыйк!”  дип бәйрәмебезне тәмамлады.