Ад.Тулумбаевская сельская библиотека - филиал № 2
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-2/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422404 РТ, Буинский р-н, с.Ад.Тулумбаево, ул.Советская, д.19

"Тырышып эшлибез, җырлап яшибез" - агитбригада чыгышы.

18 май  көнне Адав – Толымбай авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җырчы сандугачлар” исемле агитбригада һәм    Карлы мәдәният йортының "Сабанчы" агитбригадасы белән бергә,  ООО “Заря” агрофирмасы кырларында механизаторларга  "Тырышып эшлибез, җырлап яшибез" исемле концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Эшләп арган күңелләргә дәрт өстәделәр.  Китапханәче Алсу Кәримова  көн яңалыклары белән таныштырды, тырышып эшләргә дәрт уятты. Озын гомер, матур тормыш, якты киләчәк, нык сәламәтлек теләде.   Безнең җырчы сандугачларыбыз Фирдүс Котдусов, Дамир Ахметшин оста биючеләребез Вәсилә Заббарова һәм Алина Сайфетдинова, нәфис сүз осталарыбыз, барысы бергә җыелып, концерт куйдылар. Эшләп арган күңелләрне ял иттерделәр.  Кайбер хезмәткәрләр безнең җырчыларга кушылып җырладылар,  биючеләребезгә кушылып биеделәр. Дамир Ахметшин үзенең гармун моңнары белән күпләрне үзенә җәлеп итте. Сабанчылар белән очрашуны сәнгать җитәкчесе Гөлнара Сафиуллина алып барды. ООО“Заря” агрофирмасы җитәкчесе Р.Б. Камалов барлык чыгыш ясаучыларга үзенең олы рәхмәтен белдерде, тагын шундый очрашулар көтеп калуы турында әйтте.